29 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда бер атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 бензинына бәя артты
Татарстанда 19 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре артты. Беренчесе – литры өчен 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнде. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Алмас Хөсәенов: «Әллә нәрсәләр кыланабыз...»
Халкыбызның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бибисара» җырларын ул үзенә генә хас булган гаять бер үзенчәлек белән башкара. Тамашачы аның бәрхет тавышын сокланып та, хисләнеп тә тыңлый.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Иң начар сценарийга әзерләнгәндә
-
Яңалыклар
Галимнәр, пешергәндә, пакетлы чәйнең зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын ачыклаган
Хәзер күпләр офиста гына түгел, өйдә дә пакетлы чәйгә өстенлек бирә. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. Чит ил галимнәре 95 градус чамасы температурадагы суда нибары өч минут пешергәндә чәйдәге процессларны тикшергән. Эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская Газета».
-
Яңалыклар
Казан тхэквондо буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
4-8 ноябрь көннәрендә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге»ндә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты узачак.
-
Яңалыклар
Автомобильне кышка ничек әзерләргә: белгеч киңәшләре
Кыш җитү белән машина йөртүчеләргә автомобильне салкыннарга әзерләргә һәм багажникта кирәкле әйберләр җыелмасын тулыландырырга киңәш ителә. Моңа Роскачество белгечләре игътибар итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республикада җылы көз дәвам итә
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча 6,7 меңнән артык кеше яңа һөнәр үзләштерә
Татарстанда яшәүче 6,7 меңнән артык кеше ТРның «Работа России» кадрлар үзәгенә яңа һөнәр үзләштерү яки «Кадрлар» илкүләм проекты буенча квалификация күтәрү өчен мөрәҗәгать иткән. Бу хакта кадрлар үзәгенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.